Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә электромонтерны ток сугып үтергән, җинаять эше ачылган
Бөгелмәдә электромонтерны ток сугып үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Фаҗига 15 сентябрьдә булган. Герцен урамындагы йортларның берсе янында эшләгән вакытта 55 яшьлек электромонтерны ток суккан. Ул урында ук һәлак булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат кабель линиясенең зыян килгән өлешен эзләгән. Тикшерүчеләр фаҗига хезмәтне саклау кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәү сәбәпле килеп чыккан, дип саный.
Җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз