news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә егет белән кыз фатирда газ белән агуланып хастаханәгә эләккәннәр

Узган төнне Бөгелмәдә ике егетне ‑ 20 яшьлек егетне һәм 19 яшьлек кызны – көнкүреш газы белән агулану билгеләре белән хастаханәгә китергәннәр. Тикшергәннән соң табиблар аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

«Татар-информ» га ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга Космонавтлар урамындагы 3 нче йортта булган. Белгечләр төтен чыгаргычны һәм вентиляцияне тикшергәннәр: тарту көче нормада булган, тарту көче датчигы 50 секундтан эшли башлаган, газ агып чыкмаган. Шуңа да карамастан, су җылыткычны сүндерделәр. Фатирда газ белән тәэмин итүне идарәче компания төтен юлларын тикшерү актын биргәннән соң гына торгызачаклар.

«Хәзерге вакытта инспекция булган хәлнең барлык шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте үз вазифаларын никадәр намуслы башкарганнарын тикшерә», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot