news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә чыршы җыю пункты оештырылды

Бөгелмә районында тере чыршылар җыю пункты оештырылды. Бу бәйрәмнәрдән соң ишегалларында тәртип урнаштырырга гына түгел, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга да мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә «Бөгелмә авазы».

Яңа ел агачларын алга таба экологик утильләштерү өчен тапшыру пункты Гончаров урамы, 8 адресында урнашкан. Пункт 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр ялларсыз эшли.

Чыршыларны тапшырыр алдыннан мишурадан, гирляндалардан, уенчыклардан һәм ясалма кардан чистартырга кирәк. Агачлар йомычка итеп эшкәртеләчәк һәм шәһәр ихтыяҗлары өчен кулланылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot