Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә быел йөзенче бала тууын теркәделәр

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2025 елда йөзенче бала тууын теркәделәр. Балага Раян дип исем кушканнар. Бала актер Вилдановлар гаиләсендә туа. Илдар белән Аделина өчен бу беренче бала. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле ата-анага улларының беренче дәүләт документын туу турында таныклык тапшырды. Гаиләгә өйләрендә һәрвакыт мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм йөрәк җылысы атмосферасы хөкем сөрүен теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз