Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә биш катлы йорттагы янгыннан өч баланы һәм ике олы кешене коткарганнар
Янгын бүген Бөгелмәдә Якупов урамындагы биш катлы йортта булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Өченче каттагы фатирда әйберләр янган, янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.
«64 нче янгын сүндерү бүлеге төтен зонасыннан биш кешене, шул исәптән өч баланы битлек ярдәмендә торак йортның өске катларыннан чыгарды», - диелә хәбәрдә.
Янгын сүндерүчеләр утны 13.52 сәгатьтә сүндерә башлаган, 14.18 янгын бетерелгән. Зыян күрүчеләр юк, һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз