news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә биш катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат үлгән

Бөгелмәдә биш катлы йортларның берсендә янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр Сельхозтехника урамындагы биш катлы йортның беренче катындагы фатирда янгын чыгуын ачыклаганнар.

Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре килгәнче, бинадан 10 кеше үзләре эвакуацияләнгән. Тагын бер ир-ат янган фатирдан тәрәзәдән сикереп төшкән. Ул тән җәрәхәтләре ала, нәтиҗәдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә эләгә.

20 минуттан янгын сүндерүчеләр янгынны тулысынча сүндерә алганнар.

Янгын сүндерү вакытында бер ирнең үлүе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot