news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды

Бөгелмәнең 12 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды. Ишегалдын төзекләндерү эшләре башланганчы 1-3 көн алдан ишегалды территорияләренең соңгы схемаларын раслау өчен халык белән очрашулар үткәрелә.

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 32 йортны (шәһәрдә 24, районда 8) ремонтларга җыеналар.  Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Бөгелмәнең 12 ишегалдында төзекләндерү эшләре башланган инде. Быел Алиша урамындагы 14нче, 16 нчы йортларда зур үзгәрешләр көтелә. Проект халык катнашында эшләнгән. Соңгы схеманы раслау өчен очрашу июнь аенда ук уза», – диде Бөгелмә районы башлыгы.

Шулай ук юлның хәрәкәт итү өлешен тротуарлар ремонтлау, яктыртуны алыштыру, уен комплексларын урнаштыру, парковка  төзү планлаштырылган. Шулай ук хоккей кортын тәртипкә китерергә уйлыйлар. Авыл халкының үз ишегалдында спорт белән шөгыльләнүе бик мөһим. Анда яшәүчеләр дә эшләрнең сыйфатын һәм үтәлеш вакытын күзәтәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100