Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә бертуган хәрбиләргә «Батырлык» ордены һәм «Жуков» медале тапшырдылар
Бүген эшлекле дүшәмбе йомгаклау киңәшмәсендә Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров өлкән лейтенант Альберт Әхмәтшинга «Батырлык» ордены тапшырды. Аның бертуган абыйсы Эдуард Әхмәтшин түшенә исә «Жуков» медален такты.
Хәрбиләргә бүләкләр Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелә.
«Бүген бөгелмәлеләр көрәштәшләренә иңгә-иң куеп, махсус хәрби операция кысаларында Россия өчен көрәшә. Тормышыбызны һәм уртак киләчәгебезне саклыйлар. Без хәрбиләребез белән горурланабыз! Сез безнең йөрәкләрдә, без сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәбез, батырлыгыгызга сокланабыз! Лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз!» — дип белдерде үз чыгышында Линар Закиров.
Альберт һәм Эдуард Әхмәтшиннар — бертуганнар. Алар Россия Кораллы көчләре сафларына узган елның көзендә өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Хәзерге вакытта хәрбиләр — ялда. Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына алар гаиләләре белән бергә килгән.
- Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз