news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә беренче тапкыр муниципаль архив ачыла

Бөгелмәдә беренче тапкыр муниципаль архив ачыла
Фото Бөгелмә муниципаль районы сайтыннан

Бөгелмәдә «Архивларны капиталь ремонтлау» программасы буенча бина ремонтланачак, анда беренче тапкыр муниципаль архив ачыла. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Ремонтка республика бюджетыннан 8,9 млн сум акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә эшләр 98 процентка башкарылган. Бинаны август аенда ачарга планлаштыралар.

Быел Бөгелмә районында барлыгы 21 юнәлеш буенча 92 социаль әһәмиятле объект төзелә һәм ремонтлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot