news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә беренче Гаилә хәйрия балы була

Бөгелмәдә шәһәр ЗАГСының тантаналар залында Россиядә Гаилә елына багышланган «Яхшы традицияләр» дип аталган беренче Гаилә хәйрия балын уздыру планлаштырыла. Чара 27 гыйнварга планлаштырылган. Анда төрле яшьтәгеләр һәм төрле һөнәр ияләре катнашачак. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Чара гаиләнең җәмгыятьтәге абруен һәм ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләләрнең рухи, социаль һәм иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Катнашучылар XIX гасырның яраткан күңел ачуларындагы кебек киенәчәк. Ир-атлар кара костюмнарда, хатын-кызлар кичке күлмәкләрдә була. Чара кунакларын бал биюләре мастер-классы, концерт номерлары, классик музыка һәм бүләкләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot