news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә батут үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе төзергә җыеналар

Бөгелмәдә батут үзәге һәм 300 укучыга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла, ул В.Шашин урамында була. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.

2022 елда Бөгелмә муниципаль районы 15 юнәлеш буенча инженерлык инфраструктурасын төзү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашты, гомуми сумма - 1,2 млрд.сум. Бу хакта Бөгелмә районы Советы утырышында район башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

2022 елда капиталь ремонттан соң балалар хастаханәсе стационарын файдалануга тапшырдылар. Учреждение 20 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә. Ремонт мәйданы 3 мең квадрат метрга якын. Үзәк район хастаханәсе стационарының төп бинасын капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Прогресс бистәсендә яңа модульле ФАП төзелде. Бу - Бөгелмә районында 13нче фельдшер-акушерлык пункты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100