Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар
Бишенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының 6 нчы сессиясендә Бөгелмә муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды.
Конкурс комиссиясе депутатларга ике кандидатура тәкъдим итте – Константин Круглов һәм Илфар Кәримов. Һәр дәгъвачы шәһәрне үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Константин Круглов кандидатурасын хупладылар.
Яңа сайланган Башкарма комитет җитәкчесе депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Стратегик бурычлар фидакарьлекне таләп итәчәк, һәм мин Бөгелмә шәһәрен үстерү эшендә анда яшәүчеләр файдасына конструктив хезмәттәшлеккә әзер», - дип билгеләде ул.
Шәһәр мэры Дамир Фәттахов яңа җитәкчегә эшләрендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз