news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә балалар мәйданчыгында малай имгәнгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Бөгелмәдә малай өстенә балалар мәйданчыгының уен элементы төшкәч, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 августта балалар мәйданчыгында уйнаган 8 яшьлек малай өстенә «Вертолет» балалар уен комплексы килеп төшә.

Нәтиҗәдә, бала баш сөяге ябык җәрәхәте ала, хәзер дәвалану үтә.

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Барлык хәлләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип ассызыкладылар Тикшерү комитетында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100