Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә балалар бакчасында янгын чыккан, зыян күрүче юк
Бүген Бөгелмәнең Яшьлек тыкрыгында «Василек» балалар бакчасында янгын чыккан. Бу турыда 13.22 сәгатьтә 112 номеры аша хәбәр килгән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
64нче санлы янгын-коткару часте хезмәткәрләре учреждениенең икенче катында тәрәзә януын ачыкланган.
Балалар бакчасыннан 71 бала һәм 19 хезмәткәрне чыгарганнар. Зыян күрүче юк.
Ялкынны янгын сүндерүчеләр килгәнче балалар бакчасы хезмәткәрләре сүндереп өлгергән. Янгын мәйданы 4 квадрат метр тәшкил итә. Янгынның башлангыч сәбәбе – эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу.
«Бөгелмә районы прокуратурасы Яшьлек тыкрыгында урнашкан «Василек» балалар бакчасында яну факты буенча тикшерү оештырды. Һәлакәт булган урынга шәһәр прокуроры Артем Кривоносов чыкты. Күзәтчелек ведомствосы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә белгечләр белән берлектә хокукый бәя бирәчәк һәм хокук бозулар ачыклаганган очракта, җавап чаралары күрәчәк», – дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз