news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә автобусларга Җиңүнең 80 еллыгы символикасын ябыштырдылар

Бөгелмәдә автобусларга Җиңүнең 80 еллыгы символикасын ябыштырдылар
Фото: https://bugulma-tat.ru/

Бөгелмәдә шәһәр маршрутларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына рәсмиләштерелгән беренче автобуслар йөри башлады. Транспорт мондый хәлдә ел ахырына кадәр эшләячәк. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Бөтен ил буйлап маршрутларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы символикасы белән җәмәгать транспорты чыга башлады. Һәм без Бөгелмәдә автобусларга Евгений Вучетичның «Ватан-Ана чакыра!» һәм георгий тасмасы белән, юбилейның рәсми логотибын ябыштырдык» — дип билгеләп үтте ТР Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot