news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Александр Красных призына йөзү буенча беренчелек җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бөгелмәдә  Александр Красных призына йөзү буенча беренчелек җиңүчеләрен бүләкләделәр
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмәнең «Факел» спорт комплексында Россиянең атказанган спорт мастеры, 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Александр Красных призына йөзү буенча беренчелек узды.

Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, ТР «Беренчеләр хәрәкәт»енең баш белгече Ильяс Бикташев катнашты. Ярышларда Бөгелмә («Факел» спорт мәктәбе, «Юность» спорт мәктәбе), Лениногорск, Түбән Кама спорт мәктәпләреннән туксанлап тәрбияләнүче җиңү өчен тырышты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Ирекле стиль белән 4х50 катнаш эстафетада «Факел» урта мәктәбе йөзүчеләре 3 урынны алды. Шәхси беренчелектә Бөгелмәнең яшь спортчылары Дмитрий Реутов 1 урынны, Анна Кузнецова белән Родион Мещанкин 3 урынны бүлеште.

Александр Красных барлык җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм призлар тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100