news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Актив озын гомер» программасы кысаларында биюләр буенча дәрес узды

Бөгелмә шәһәренең Техника йортында «Актив озын гомер» программасы кысаларында 55 яшьтән узган кешеләр өчен чираттагы бию дәресе узды. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Дәресне «Фиеста» спорт балы биюе халык студиясе җитәкчесе Юлия Хафизова үткәрде.

Катнашучылар бию хәрәкәтләреннән ләззәт алды, алар физик форманы яхшыртырга гына түгел, ә кәефне күтәрергә дә ярдәм итә.

Дәресләргә 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне линияле биюләрнең мавыктыргыч дөньясын ачу өчен чакыралар. Бу - танышу, аралашу һәм вакытны актив үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.

Киләсе дәрес 17 февральдә 11:00 сәгатьтә узачак. Проектта катнашу бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot