news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 40 мең гектардан артык мәйданга төрле культура чәчү эшләрен төгәлләгәннәр

Бөгелмә районы игенчеләре чәчү кампаниясен төгәлләде. Район кырларында бөртекле, техник һәм азык культуралары 40 471 гектарда чәчелгән. Хәзер терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр — күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чаба башлаганнар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Чәчү кампаниясенә 145 трактор, 33 чәчү комплексы, 56 универсаль чәчкеч, 54 культиватор, 35 тырмалау агрегаты җәлеп ителгән. Белгечләр ике сменада эшләгән.

«Авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр. 37 мең гектар җир эшкәртелде инде», — дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев.

news_right_1
news_right_2
news_bot