news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә янында юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән

Бөгелмә районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Карабаш бистәсе янында ике «Лада» машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике йөртүче һәм Грант пассажиры алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук һәлак булган. Калина пассажиры төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot