news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде

Бөгелмә хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде
Фото: Татар мәдәният үзәгеннән

Бөгелмә хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акциясе үткәрде. Татар мәдәният үзәгендә «Әниемнен токмачы» диеп аталган проект оештырылды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Гуманитар акциядә «Ак калфак» клубынын хатын-кызлары катнашты. Алар үз хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлыкны һәм игелекле хисләрен салдылар. Хуҗалар, авыл йомыркаларын гына кулланып, яраткан ризыкларын бик рәхәтләнеп әзерләде.

Безнең якташлар өчен, Ватаннан еракта, посылка күңелле сюрприз булачак. Токмач юлда бозылмас, ә кыр шартларында ул теләсә нинди шулпага яхшы аш булыр, якташларыбызга көч һәм оптимизм өстәр.

Хатын-кызлар камыр басалар, камыр җәяләр, токмач кисәләр һәм шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга сабырлык һәм сәламәтлек, шулай ук тизрәк өйләренә кайтуларын телиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot