news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенә 23 егет килде

Бөгелмә хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенә 23 егет килде

Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы узды. Чакырылыш кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә туксаннан артык җирле егет китәчәк.

Апрель аеннан 15 июльгә кадәр Россия армиясен 134 меңнән артык кеше тулыландырачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакытлы рәвештә Ватанны сакларга чакырылучыларны кайнар нокталарга җибәрмәячәкләр. Узган ел армиягә алынган егетләр хәрби хезмәттән азат ителәчәк һәм өйләренә кайта алачак. Бу турыда «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Чакырылыш комиссиясе утырышына 23 бөгелмәле килде. Тиздән 19 егет Россия армиясе сафларына керәчәк. Алты бөгелмәлене шефлыкка алынган хәрби частька – Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсенә хезмәт итү өчен җибәрәчәкләр. ТР җыелма пунктына армиягә чакырылучыларны беренче озату 2022 елның май аеның өченче декадасына планлаштырылган.

Яхшы физик күрсәткечләргә ия булган бөгелмәле Кирилл Трофимов махсус бүлекчәгә үтте. «Мин, гаскәрләрнең шундый төрендә хезмәт итәчәгем белән горурланам. Гомумән, ниндидер кызыклы урынга барасым килгән иде» , – диде ул.

Утырышта җирле өч кеше белешмә алды, чөнки хәрби хезмәткә чакырылганда, моңа җитди сәбәпләре булмаган килеш, хезмәттән качканнар. Бер кеше сәламәтлеге буенча армиягә китә алмый.

Шәһәр һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов аңлатып узганча, урта һәм югары һөнәри белемле гражданнар вакытлы хәрби хезмәт урынына ике яки өч елга контракт төзергә хокуклы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100