Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә укытучысы турында кино төшерәләр
«Таня һәм космонавт» комедиясен төшерү башланды. Фильмда төп героиня инглиз теле укытучысы һәм аны актриса Виктория Исакова башкарачак. Ул Бөгелмәдә яшәүче гади укытучы ролен уйнаячак. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.
Сюжет буенча, төшенкелеккә бирелеп, Таня космоска могҗиза сорап мөрәҗәгать итә. Шуннан соң шәһәргә беренче җирле космонавт, аның сыйныфташы кайта. Вакыйга педагог тормышында гаҗәеп үзгәрешләр чылбырын башлап җибәрә.
Рольләрдә шулай ук Анна Михалкова, Милош Бикович, Сергей Гилёв һәм Нелли Уварова уйный.
Комедиянең сюжеты Алексей Житковскийның «Космос» пьесасына нигезләнгән.
Фильмны Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерәләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз