news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә укытучысы кредитлар белән мошенниклыкта шикләнелә

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре мәктәп укытучысын тоткарлаган, ул мошенниклыкта шикләнелә. Тикшерү ачыклаганча, педагог, танышларының ышанычыннан файдаланып, алардан кредитлар рәсмиләштерүне һәм аңа акча бирүне сораган.

Бала өчен фатир, машина сатып алуны һәм башка ихтыяҗларны сылтау итеп хатын-кыз биш кешене гомуми күләме 2,5 миллион сум тәшкил иткән займнар алырга күндергән. Әмма бурычларны кайтарырга вәгъдә итсә дә, акча зыян күрүчеләргә кире кайтмаган, дип яза «Татар-информ».

Хәзер укытучыга карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа беркая да китмәскә кушканнар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot