Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә укучылары янгын сүндерү частендә булдылар
Бөгелмәнең 2нче лицееның 2А сыйныф укучылары «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» проекты кысаларында коткаручылар һөнәре турында фикер алыштылар. Экскурсия кысаларында алар янгын сүндерү частндә булдылар, анда янгын сүндерүчеләр эше белән таныштылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Балалар янгын сүндерүчеләрнең утны ничек сүндерүләре, янгын куркы-нычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди махсуслаштырылган техникалар һәм чаралар булуы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
Экскурсияне тәҗрибәле хезмәткәрләр үткәрде, алар балаларга эштә кулланыла торган заманча җиһазларны һәм техниканы күрсәттеләр. Алар шулай ук янгын сүндерүчеләрнең формасы турында сөйләделәр һәм экипировканың төрле элементлары ни өчен билгеләнгәнлеген аңлаттылар.
Балалар чын янгын сүндерү машинасы эчендә утыру мөмкинлеге алды, бу аларга үзләрен чын коткаручылар итеп хис итәргә һәм бу һөнәрнең мөһимле-ген аңларга мөмкинлек бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз