Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә укучылары Росприроднадзор премиясендә махсус призлар яулады
Бөгелмәлеләр Росприроднадзор премиясендә махсус призлар яуладылар. Алар арасында өч призер бар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.
Призерларның берсе «Җирне коткару» квест-уены белән Соколка мәктәп-интернаты булды. Соколка авылыннан унөч яшьлек Кирилл Федоров «Экологияне волонтерлык — «Яшел юл» ЭКОотряды аша саклыйбыз» дигән иҗади эше өчен махсус приз алды. Тугыз яшьлек бөгелмәле Самат Бадыйков «Полипропилен торбаны гадәти булмаган куллану» дигән хезмәтен тәкъдим итте һәм шулай ук махсус приз алды.
Жюри Россиянең 43 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 126 җиңүчене, шулай ук 750дән артык призерны билгеләде.
«Экология — һәркем эше» халыкара премиясе Росприроднадзор тарафыннан 2021 елның 31 мартында балаларда да, өлкәннәрдә дә эко гадәтләр булдыру максаты белән булдырылган. Ул ел саен үткәрелә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән кызыклы фикерне, инициативаларны һәм проектларны билгеләп үтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз