news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә укучылары ике көнлек яшь программистлар марафонында катнашты

Бөгелмә укучылары ике көнлек яшь программистлар марафонында катнашты
"Бөгелмә авазы"

Казанда Kazan Digital Legends Халыкара форумы химаясында онлайн форматта Kazan Digital Week Бөтенроссия хакатон-ярышлар сериясе кысаларында «Циффрлы Арт-Терапия 2022» хакатоны узды. Анда Бөгелмә укучылары катнашты.

Проектта программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү, дизайн, интерфейс проектлау, психология, медицина һәм башка сораулар белән кызыксынган яшь һәм иҗади кешеләр катнашты. Иң яхшы проект исеме өчен көрәшкә Казан, Иннополис, Бөгелмә, шулай ук Мәскәү, Түбән Кама һәм Дагыстаннан 12 команда кергән.

Бөгелмәнең 3нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Татарстаннан бердәнбер укучылар командасы. Бөгелмә укучыларын цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе советы рәисе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов котлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100