news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә тегү фабрикасы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бөгелмә тегү фабрикасы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чара Бөгелмә драма театрында узды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең тегү фабрикасы коллективын ярты гасырлык юбилее белән котлады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген предприятиедә уңышлы эшләү өчен бар нәрсә бар: тәҗрибәле җитәкче, квалификацияле кадрлар, җитештерү куәтләре, җитештерү технологиясе, ә иң мөһиме – бердәм коллектив, эшли белүче һәм эшләргә теләүче кешеләр.

«Коронавирус пандемиясе вакытында шәһәргә күрсәткән ярдәмегез һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек! Юбилей белән!» - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot