Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә спорт мәктәбе директоры урынбасарын премия үзләштергәне өчен эштән азат иткәннәр
Бөгелмәдә шәһәр прокуратурасы 2нче санлы спорт мәктәбендә тикшерү үткәргән һәм коррупциягә каршы тору турындагы законны бозу очракларын ачыклаган.
Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, бер хезмәткәргә законсыз рәвештә арттырылган премияләр исәпләнгән. Әлеге акчаның бер өлешен учреждение директоры урынбасары, хезмәт урыныннан файдаланып, үзенә үзләштергән. Законсыз рәвештә алынган акчаның гомуми суммасы 180 мең сумнан артып киткән.
Ачыкланган хокук бозулар аркасында прокуратура мәктәп җитәкчелегенә күрсәтмә керткән. Аны карап чыгу нәтиҗәләре буенча, директор урынбасары ышанычны югалту сәбәпле эштән җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз