news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә шәһәр суды Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының таләпләрен хуплады

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына Бөгелмә районы Ключевка авылындагы буага ирекле керүне чикләү турында шикаять килде. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Инспекторлар бу урынга чыгып китә һәм табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты раслана. Сулык ярында суга керүне чикләүче билге урнаштырылган. Ачыкланганча, буа урнашкан җир кишәрлеге халык милкенә тапшырылган, бу гамәлдәге законнарга каршы килә. Җир кишәрлегендә урнашкан буа Тумбарлинка елга кушылдыгында урнашкан.

Су кодексы нигезендә билгеләнгән яр буе полосасы чикләрендә җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру тыела.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә Бөгелмә шәһәр судына җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тануны таләп итеп мөрәҗәгать итә. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде.

Исегезгә төшерәбез, яр буе су объектына килергә теләгән һәркемгә ачык булырга тиеш. Су объектларының яр буйлары чикләрендәге җир кишәрлекләре хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буенда коймалар һәм киртәләр кую законсыз гамәл була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100