Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районыннан хәрби хезмәткә 19 егет китте
Бөгелмә районында яшәүче 19 кеше 2026 елның көзге чакырылышының дүртенче җибәрүе кысаларында хәрби хезмәткә киткән. Яңа хәрбиләр арасында – ДОСААФ автомәктәбендә «C категорияле машина йөртүче» белгечлеге буенча әзерлек узган бер егет.
Яшьләрне озатырга район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, руханилар вәкилләре – Баязит хәзрәт һәм Евгений атакай, кадет интернат-мәктәбе директоры Александр Крайнов, кадетлар һәм «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучылар килде. Озатыр алдыннан хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылучылар белән инструктаж уздырды, дәрәҗәле кунаклар аларга уңышлы хезмәт теләделәр.
Хезмәт срогы бер ел тәшкил итәчәк һәм Казаннан киткән көннән исәпләнәчәк. Ашыгыч хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз