Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга үлән чәе әзерләгән
Бөгелмә районы Яңа Сумароково авыл җирлегендә яшәүчеләр ярдәме белән якынча 2 мең пакет хуш исле үлән чәе җыелды, киптерелде һәм пакетларга тутырылды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әзерләнде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Үлән җыелмасына мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, кара карлыган һәм кура җиләге яфраклары керде. Мөһим эштә төрле яшьтәге кешеләр катнашты, барысы да көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә теләде. Әзер үлән чәе гуманитар конвой составында махсус хәрби операция зонасына тапшырылачак.
Үлән чәйләре иммунитетны ныгытырга, кәефне яхшыртырга һәм хәрбиләрнең рухын күтәрергә ярдәм итә, — диделәр бу эштә катнашучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз