news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында яңа завод барлыкка киләчәк

Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов халыкка инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турында өч яклы килешү имзалану турындагы яңалык белән уртаклашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Инвестор Бөгелмәдә металл конструкцияләр ясау буенча яңа завод төзү планын раслады.

«Үз исемемнән билгеләп үтәм, бу минем өчен үзенчәлекле көн — район башлыгы булып эшләгәндә имзаланган беренче инвестиция килешүе. Без яңа производство, халкыбыз өчен яңа эш урыннары булдырачакбыз — бу төп кыйммәт, һәм бу әле башы гына», – дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot