Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

Бөгелмә районы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды. Аларны Зеленая Роща җирлегендә тантаналы рәвештә өйләрендә тапшырдылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ирләрнең күбесе Зеленая Роща авылыннан фронтка китә. Җир эшкәртү, терлек карау, уңыш җыю һәм башка эшләр хатын-кызларга, картларга, балаларга төшә.
Тыл хезмәтчәннәре арасында — Миңгаян Казакова, Мөктасыйм Гайнетдинов һәм Мөкатдис Латыйпов. Рәхмәт сүзләре белән аларга «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Светлана Новикова, Ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзасы Ирина Ишкова, ефрейтор Вадим Бурганов якташларына ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын, озын гомер теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз