news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәп булган

Бөгелмә район Кодаш авылында янгын чыгуы турында хәбәр 23.03 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр зур булмаган агач йорт януын ачыклаган.

Янгынны сүндергән вакытта 35 яшьлек хатын-кыз табыла. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар. Табиблар хатын-кызның үлемен раслый.

Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана. Күршеләре әйтүенчә, соңгы ике көнне хатын-кыз өендә спиртлы эчемлекләр кулланган һәм тәмәке тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot