Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында махсус операция хәрбиләре өчен 500 маскировка челтәре үргәннәр
Бөгелмә районындагы «Кодаш авылы Җиңү өчен» волонтерлар хәрәкәте 2023 елның 6 июлендә оештырылган. Бу вакыт дәвамында ул дистәләгән битараф булмаган кешене берләштергән.
Төркемнең эшенең төп юнәлеше – маскировка челтәрләре үрү. Моннан тыш, волонтерлар җылы оекбашлар һәм мунчалалар бәйли, хәрбиләр өчен гигиена чаралары, тәм-томнар һәм дарулар белән посылкалар формалаштыра.

Яңа елга мотоукчылар взводы өчен индивидуаль посылкалар әзерләгәннәр. Аларның составына маскировка челтәрләре, бәйләнгән җылы оекбашлар, футболкалар, сөлгеләр, дымлы тастымаллар, эчәр өчен чиста су, лимонад, чәй һәм тәм-томнар кергән.
«Барысы да йөрәк кушканга эшләнә. Бу Кодаш авылында яшәүче ярдәмчел һәм юмарт кешеләрдән башка мөмкин булмас иде», - ди хәрәкәттә катнашучылар.

2,5 ел дәвамында төркем 1 миллион сумнан артык акча җыйган, гомуми мәйданы 4260 квадрат метр булган төрле зурлыктагы 490 маскировка челтәре үргән.
«Без эшебезне танысыннар, күрсеннәр, дип эшләмибез. Уртак Җиңүебезгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Авылдашларыбызның һәм якташларыбызның йөрәгендә әлеге дәрт сүрелмәсен», - ди волонтерлар.

Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз