Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында машина йөртүчеләр өчен «Кышкы юлларда куркынычсыз хәрәкәт» акциясе узды
Р-239 «Казан — Оренбург» автоюлының 286 чакрымында автомобильчеләргә елның салкын вакытында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртү өчен «Кышкы юлларда – куркынычсыз хәрәкәт» профилактик акциясе узды. Бу хакта «Бөгелмә авазлары» хәбәр итә.
Чараны Бөгелмә районының Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссиясе, Татарстан Республикасы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым махсус батальоны һәм «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Бөгелмә пропаганда бүлеге оештырды.
Акция барышында инспекторлар һәм волонтерлар машина йөртүчеләргә бозлавык, кар яву һәм күз күреме чикләнгән шартларда куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен аңлаттылар. Куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне саклауга, һава шартларын исәпкә алып сәфәрләрне планлаштыруга, пассажирлар йөртү кагыйдәләренә һәм куркынычсызлык каешларын куллануга, шулай ук дөрес маневрлар ясауга һәм мәҗбүри тукталыш вакытында хәрәкәт итүгә аерым игътибар бирелде.
Акциядә катнашучыларның һәркайсына тематик белешмәлек һәм файдалы кышкы җыелма: яктылыкны кире кайтара торган жилет, туңмый торган сыеклык, термокружка бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз