news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган кошлар очраган

Бөгелмә районында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган кошлар очраган
Фото: Тимур Гыйниятуллин

Бөгелмә районында кызыл үрдәкләр барлыкка килүе теркәлгән. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Үрдәкләр һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә рейдлар үткәргәндә табылды. Алар республиканың Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган кошлар, аларны аулау тыелган. Бөгелмә районында 10–15 пар оя корган кошлар бар. Элек тә бу кошлар очрый иде, ләкин хәзер аларны популяция арту һәм үткәрелә торган саклау чаралары аркасында ешрак күзәтәбез», – дип сөйләде Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Тимур Гыйниатуллин.

Кызыл үрдәкләр — ачык җирән каурыйлы һәм үзенчәлекле тышкы кыяфәтле. Аның озынлыгы 67 сантиметрга җитә. Үрдәкнең авырлыгы бер килограммга якын. Казсыманнар отрядыннан буларак, кош су йөзүчеләргә керә. Кызыл үрдәк бик яхшы йөзә, очкан вакытта казга охшый, авыр булып күренә. Тавыш сигналлары җирдә дә, һавада да бирелә һәм алар башкарыла торган шартларга бәйле рәвештә үзгәрә. Кош тавышы — казныкына охшаган каты борын тавышларыннан тора.

Кызыл үрдәк парларда яки зур булмаган төркемнәрдә очрый һәм зур төркемнәргә сирәк җыела. Кешеләрдән ерак торуны өстен күрәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100