Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында көчле җил авыл мәдәният йорты түбәсенең бер өлешен җимергән
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Подгорный поселогында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәткән көчле җил Луговая урамындагы авыл мәдәният йорты түбәсенең бер өлешен җимегән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

«Җил аркасында мәдәният йорты түбәсе өлешчә өзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 1500 кв метр, аның 54 кв метрына зыян килгән», - дип сөйләделәр ведомствода.
Гадәттән тыш хәл аркасында беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз