news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышы солдатларына һәйкәл куйганнар

Бөгелмә районында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышы солдатларына һәйкәл куйганнар
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмә районы халкы үзара салым программасы буенча җыелган акчага Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл халкына һәйкәл ясады һәм урнаштырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Үзара салым программасы буенча гражданнар җыены 2021 елда узды. Ул вакытта авыл халкы бертавыштан Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәлне яңарту өчен тавыш бирә.

Беренче идеяне җирле ветераннар советы рәисе Михаил Иванович Бровкин әйтә. Аны җирле актив, «Селяночка» коллективы һәм депутат Николай Каштанов хуплый. 2022 елда акча җыю уздырыла, һәм Җиңү көне алдыннан яңартылган һәйкәлне тантаналы рәвештә ачалар. 

«Без дистәләгән эскизларны карадык һәм авыл халкының теләкләрен исәпкә алдык. Иң мөһим теләк - сугышта булган авыл кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерү», – диде Бөгелмә районы Спас авыл җирлеге башлыгы Алексей Михалев.

Ефановкадан фронтка 115 кеше китә, шуларның 46сы сугыштан әйләнеп кайтмый. Элек һәйкәлгә һәлак булганнарның исемнәре генә язылган иде. Хәзер мемориал солдат фигурасыннан тора, аның ике ягында ике мемориаль плитә урнашкан. Аларның берсендә Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнарның исемнәре, икенчесендә җиңү белән өйләренә кайтканнарның исемнәре язылган.

«Сугышта катнашучыларның берсе дә хәзер исән түгел, әмма без алар турында истәлекне мәңгеләштерергә тиеш дип саныйбыз», - дип сөйли Алексей Мухалев. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100