news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында авариядә бер кеше үлгән

Бүген республиканың Бөгелмә районында Карабаш торак пункты янында авариядә бер кеше үлгән.

«Татар-информ»га шаһитлар сөйләвенчә, «Нива» һәм Тойота машиналары бәрелешкән.

«Нива» машинасын йөртүче урында ук үлгән. Аңа якынча 50 яшь», - диде юл-транспорт һәлакәте шаһитләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100