news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында Африка дуңгыз чумасын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре булды

Бөгелмә районында Африка дуңгыз чумасын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре булды
Фото Бөгелмә ветеринария хезмәте архивыннан

Бөгелмә районында Африка дуңгыз чумасы учагын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды. Укуларда Бөгелмә ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, Бөгелмә районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Татарстанның Бөгелмә районы буенча биологик ресурслар комитеты белгечләре катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Өйрәнүләрдә катнашучылар авыруны бетерү өчен кирәкле техниканы һәм чараларны күрсәтте, ветеринария лабораториясенә биологик һәм патологик материал үрнәкләрен сайлап алу һәм китерү, шартлы эпизоотик учакта кансыз чалу, үлгән һәм мәҗбүри үтерелгән хайваннарны, азык-төлекне һәм инвентарьны юк итү процедураларын, шулай ук биналарны дезинфекцияләү һәм катнашачак транспортны күрсәтте.

Укуларда Бөгелмә ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, Бөгелмә районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Татарстан Республикасының Бөгелмә районы буенча биологик ресурслар комитеты белгечләре катнашты.

ФОТО: Бөгелмә вереринария хезмәте архивыннан.

Тулырак: http://bugulma-tatarstan.ru/news/news/bogelma-raionynda-afrika-dungyz-cumasy-ucagyn-beteru-buenca-komanda-stab-oiranulare-uzdy

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100