news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында 7 мең карагай утырттылар

Бөгелмә районында 7 мең карагай утырттылар
Фото: "Бөгелмә авазы" газетасы

Бөтелмә урманчылыгы территориясендә Ключи авыл җирлегендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. 1,7 гектар мәйданда 7 мең карагай үсентесе утыртылды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Акциядә Бөгелмә урманчылыгы, Бөгелмә урман хуҗалыгы, шәһәр администрациясе, мәктәп урманчылыклары хезмәткәрләре, 14нче прогимназия, балалар экологик-биологик үзәге укучылары, ата-аналары һәм педагоглары, волонтерлар катнашты.

«Утырту материалын үзебез үстерәбез. Бу безнең ел саен үткәрелә торган күркәм традиция — «Урманны саклыйк» акциясе. Табигать, ул бик нәфис, аны сакларга кирәк. Безнең бүген башкарган эшләребез киләчәк буыннарны сөендерәчәк. Урман язмышына битараф булмаганнарга рәхмәт», — дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» җитәкчесе-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.

news_right_1
news_right_2
news_bot