news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Украинадагы махсус хәрби операциядән ялга кайткан ир-атлар белән очрашты. Мобилизацияләнгән егетләр ике атналык ялга кайтты.

11 хәрби хезмәтнең ничек баруы турында сөйләде. Очрашу барышында район башлыгы Линар Закиров хәрбиләрнең хезмәт шартларына һәм ихтыяҗларына кагылышлы төрле темаларны тикшерде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Шәһәр башлыгы ир-атларны гаиләдә ничек каршы алуларын, ничек ял итүләрен, нинди проблемалар булуын ачыклады. Хәрбиләр җавап итеп, башлыкка һәм барлык якташларына туган яктан шәхси посылкалар китерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot