news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башлыгы хәрбиләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды

Бөгелмә районы башлыгы хәрбиләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды
Фото: http://bugulma-tatarstan.ru/

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәрбиләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар — ефрейтор Таһир Рәхмәтов һәм кече сержант Денис Зәкиев югары бүләкләргә лаек булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Бу көннәрдә хәрбиләр кыска вакытлы ялда.

«Сез чын геройлар! Сезнең хезмәтләрегезне Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, командование, хезмәттәшләрегез билгеләп үтте. Без сезнең көчле рухлы, чыдамлы, хәрби бурычка тугры булуыгыз белән чын күңелдән горурланабыз. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга рәхмәт. Аларның сезнең көчегезгә һәм мәхәббәтегезгә ышанулары куркыныч минутларда ярдәм иткәндер. Үз чиратында, без сез, гаиләләрегез киләчәктә бернигә дә мохтаҗ булмасын өчен барысын да эшлиячәкбез», — дип билгеләп үтте Линар Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100