news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районы башлыгы махсус операциядәге хәрбинең гаиләсен уллары тууы белән котлады

Бөгелмә районы башлыгы махсус операциядәге хәрбинең гаиләсен уллары тууы белән котлады
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров гаиләнең туганнары һәм дуслары белән бергә мобилизацияләнгәннең хатынын улы тууы белән котлады. Малайга Әмир дип исем кушканнар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.

Сабина ханым һәм Әмир өйдә һәм үзләрен яхшы хис итәләр. Күпбалалы гаиләнең олы улына 13 яшь, ә уртанчысына 11 яшь.

«Улыгыз тууы белән чын күңелдән котлыйм! Аның әтисе хәзер үз гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Бу хөрмәткә лаек! Яклаучыбызның җиңү белән тизрәк өйгә кайтуын көтәбез!» — дип язган Линар Закиров социаль челтәрдәге битендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot