news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте

Бөгелмә районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте
Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров махсус операция зонасында - Херсон һәм Донецк өлкәләрендә булды. Ул якташ хәрбиләр белән очрашты, шәхсән үзе аларга гуманитар йөкне тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәрби хезмәткәрләргә алгы сызыкта кирәкле җиһаз, төзелеш материалы, квадрокоптер,тепловизор, цифрлы радиостанция илттеләр. Медицина хезмәткәрләренә медицина җиһазлары, «Нива» автомобиле, бензин генераторлары, инструментлар һәм запас частьлар тапшырылды. Диңгез пехотасы бригадасына мотоцикл һәм башка техник чаралар илттеләр.

Район башлыгының махсус хәрби операция зонасына беренче тапкыр килүе түгел. Бөгелмәнең бер мөһим өстенлеге бар. Хәрбиләр белән элемтә урнаштырылган һәм безгә,чыннан да, кирәк булган әйберләрне китерәләр. Барыгызга да зур рәхмәт!» - диде махсус хәрби операциядә катнашучысы.

Барлык хәрби хезмәткәрләргә җылы әйберләр, өйдән посылкалар һәм маскировкалау челтәрләре тапшырганнар. Гомумән алганда, 10 тоннадан артык йөк шәһәр белән район предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары көче белән җыелган.

«Әлбәттә, туганнарыннан һәм якташларыннан сәлам җиткердем. Махсус хәрби операциядәгеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында һәрвакыт фикер алышабыз», - диде район башлыгы.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100