Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтте
Бөгелмәдән махсус хәрби операция зонасына район халкы, предприятиеләре һәм волонтерлары җыйган 22 тонна гуманитар йөк төялгән ике фура җибәрелгән. Сәфәрдә Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов катнашкан.
Гуманитар йөкне Донецк янындагы махсус пунктка китергәннәр. Аннан ярдәм партиясен Бөгелмә хәрбиләре хезмәт итә торган хәрби бүлекчәләргә бүлеп тапшырачаклар.

Махсус операция зонасына гуманитар йөк илтү турында Дамир Фәттахов социаль челтәрләрендә сөйләде. «Без йөкне бушаткан базада Бөгелмә егетләре хезмәт итә. Берничә кеше хәзер ялга әзерләнә, алар белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Егетләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез», - диде Фәттахов.
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз