news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башлыгы 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларына дәрес үткәрде

Бөгелмә районы башлыгы 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларына дәрес үткәрде
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров «Үз белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында, җәмгыять белеме дәресе үткәрде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Линар Закиров шәһәрнең 1 нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Район башлыгы укучыларга Бөгелмә җире тарихы турында сөйләде. Үз үсешенең төрле елларында Бөгелмә өязе Уфа наместниклыгына ничек караганы, Ырымбур һәм Самар губерналары составында булуы, Татар АССРның Бөгелмә кантонына караганы турында искәртте.

Укучылар туган шәһәр тарихы һәм аның илдәге роле турында күп яңалыклар белүләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр башлыгына хәзерге Бөгелмәнең үсеше, шәһәрнең яшьләргә ихтыяҗы, шулай ук башлангыч белгечләрнең һөнәри эшчәнлек перспективалары турында сораулар бирделәр.

Дәрес ахырында район башлыгы укучы София Аристованы туган көне белән котлады. Ә мәктәп укучысы Яна Галицкая шәһәр башлыгына Бөгелмә гербын тәкъдим итте, ул аны үз куллары белән ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100