news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе имтиханда 100 балл җыйган укучылар белән очрашты

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты. «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Быел Бөгелмәдән барлыгы җиде 11 сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханы өчен 100 балл алды. Болар — 2нче лицейдан Сафия Манасыйпова һәм Анастасия Маркелова, 6нчы мәктәптән Ярослава Петрова, Арина Лобачева һәм Дмитрий Субботин, 7нче гимназиядән Анна Вдовина һәм Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаттан Эльвира Хөснетдинова.

«Бик җылы аралаштык, аларның киләчәккә планнары турында сөйләштек. Бер яктан, әлбәттә, чыгарылыш укучыларыбызның илебезнең иң яхшы югары уку йортларына җиңел керүенә һәм иң сыйфатлы белем алу мөмкинлегенә чын күңелдән шатланабыз. Бу Бөгелмәдә белем бирүнең сыйфатын тагын бер кат раслый. Мондый укучыларны тәрбияләгән барлык педагогларга, ата-аналарга зур рәхмәт!» — диде Дамир Фәттахов.

Очрашуда кайбер йөз балл җыючылар вуздан соң безнең шәһәргә кайтырга әзер булуларын әйттеләр. Аларны медицина, нефть тармагы, җитештерү өлкәләре кызыксындыра. Ләкин лаеклы шартлар да мөһим. Чыгарылыш укучылары билгеләп үткәнчә, алар шәһәрнең уңайлы булуын, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләрен беләләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot