Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә муниципаль районында предприятие хезмәткәрләре арасында ГТО фестивале узды
Бөгелмә муниципаль районында «Транснефть-Прикамье» АҖ хезмәткәрләре арасында ГТО фестивале узды. Коллектив үзенең ял көнен «Энергетик» стадионында үткәрде. Чарада 30 яшьтән 59 яшькә кадәрге 15 кеше катнашты. Хезмәткәрләрне якыннары хуплады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Фестиваль программасына электрон коралдан терсәкләрне өстәлгә терәп утырган килеш ату, гәүдәне бер минут эчендә аркада яткан килеш күтәрү, турникта күтәрелү, 16 кг авырлыктагы гер ыргыту, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәю урыннан озынлыкка ике аяк белән сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү кебек сынаулар кертелгән.
Фестиваль оешкан төстә, кызыклы һәм күңелле узды. Чарада катнашучылар физик әзерлек күрсәтте һәм ГТО билгесе буенча сынаулар башкардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз